САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз-үзеңне тикшереп кара

Мөлаем һәм сөйкемле була беләсеңме?

1. Кирәкмәгән чакта кызаруыңны сизсәң, үзеңә ачуың киләме?

 

а) юк

б) аз гына

в) бик нык

 

2. Авыр хәлдән чыгу, аклану өчен, кемне дә булса гаепләргә туры киләчәк, ди.

 

а) син гаепнең беразын гына үз өстеңә аласың

 б) акланырга тырышасың

в) гаепләргә мәҗбүр буласың

3. Кешедән ярдәм сорау синең өчен авырмы?

а) әйе

б) юк

в) кешене борчымаска тырышам.

 

4. Кемне дә булса мактарга яратасыңмы?

 

 а) әйе

б) кайчакта

в) бик сирәк

 Мөлаем һәм сөйкемле була беләсеңме?

 uҮз-үзеңне тикшереп кара

 5. Сиңа искәрмәстән кунаклар килде, ди.

 

Үзеңне ничек тотасың?

 

 а) кунаклар вакытсыз килүләрен сизмәячәкләр

 б) киресенчә, сөенә, дип уйлаячаклар

в) вакытсыз килгәннәрен сиздерми кала алмыйм

6. Телефон буенча ялгыш шалтыраткан кеше белән озак сөйләшә аласыңмы? а) әйе

б) бик мөмкин

в) беркайан да.

 

Нәтиҗә:

 

0-4 балл – Син кешеләр белән аралашканда, яхшы булып күренергә тырышмыйсың. Сирәк елмаясың, гомумән, сине туры сүзле, салкын кеше дип уйлыйлар.

 

5-12 балл – Самимилегең, ачык йөзле булуың башкаларга бик ошый. Әмма бөтен кешегә дә яхшы булу мөмкин түгел. Бик авыр минутларда ачулана да беләсең, тик тәрбияле кеше булып каласың.

 

13-20 балл – Син табигатең белән – мөлаем кеше. Шуңа күрә син күпләр өчен күркәм, сине ясалма яки ялагай дип әйтергә тел әйләнми.

 

21-24 балл – Син мөлаем булып күренергә тырышасың. Максатыңа ирешү өчен, ясалма булудан да курыкмыйсың. Кайберәүләр сине “ялагай» диләр. Бәлки, алар хаклыдыр?

 

ФОТО:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев