Шыгай хат ташучысы Рәхмәт хатына ия булды
-
Азалак авыл җирлегенең Шыгай авылы хат ташучысы Гүзәл Галиева, 2024 елның I яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясендә актив катнашканы hәм фидакарь хезмәте өчен, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатына лаек булды. Җирлектә узган җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» җитәкчесе Альбина Сабирова алдынгы хезмәткәргә әлеге хатны hәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Авылда китапханәче, мәдәният хезмәткәре, ТОС җитәкчесе урынбасары вазифаларын да башкарган Гүзәл Радик кызы район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге hәм чәчәк бәйләме белән дә хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев