САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе яңа машиналы булды

7 март көнне, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында, «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
“Авыл хуҗалыгы - җиңел булмаган һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елдагы 365 көн дәвамында тәүлек буе шөгыльләнергә кирәк. Район авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы - безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент”, - дип билгеләп үтә Татарстан Рәисе һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырыла. Зур бүләккә ия булучылар арасында сарманлылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев