Район авыл хуҗалыгы идарәсендә яңа җитәкче эшли
Сахуриев Николай Иванович ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының Сарман районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билгеләнде.
Ул 1989 елның 4 январенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң, 2011 елда Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын Сарман аграр көллиятендә укытучы булып башлаган белгечне 2015 елда көллият директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Ике елдан аны Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе итеп куялар. 1 класслы муниципаль киңәшче чинына ия. Агымдагы елның 3 мартыннан Николай Ивановичка яңа вазифа йөкләнә. Гаиләле, тормыш иптәше Евгения белән бер ул һәм кыз тәрбиялиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев