САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рафис абыйның Кыш бабае Америкага да киткән

-

Сарман авылында яшәүче Рафис Мусинның капка төбенә ясаган Кыш бабае бөтен урамга ямь биреп тора.

— Мондый Кыш бабайны ел саен ясыйм. Яңа ел җитәрәк берне ясаган идем, эреп ямьсезләнде, аннан соң, тагы да зуррак итеп, икенчесен ясадым. Тирә-күрше балалары аның янында уйнап та алалар, үтеп йөрүчеләр сокланып үтәләр. Кыш бабайның фоторәсемен Америкада яшәүче оныкларыма да җибәрдем, — ди ул.

Рафис абыйны райондашлар Татарстанның атказанган табибы, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, дәрәҗәле конкурсларда җиңүләр яулаган оста гармунчы буларак беләләр иде. Өстәвенә әле ул менә дигән скульптор һәм рәссам дә булып чыкты. Рафис абыйга киләчәктә дә сәламәтлек, уңышлар һәм таланты белән әйләнә-тирәдәгеләрне сөендереп яшәвен телибез.

Фоторәсемдә сез Рафис абыйны тормыш иптәше Рәзинә апа, киленнәре Лилия ханым, оныгы Камилә һәм Инопланетянин кушаматлы кәҗә бәтие белән күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев