САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Наркотикларга каршы көрәш дәвам итә

Районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Аны комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Айдар Гатиятуллин, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Розалия Сәгъдәтова мәгълүматларның объективлыгын арттыру, наркотик чараларны кулланучыларны ачыклау, теркәү һәм диспансерлаштыру тәртипләре турында сөйләделәр. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин, мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Фалих Мостафин, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Насыйбуллина барлык типтагы сәламәтләндерү лагерьларында балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру нәтиҗәләре һәм психотроп матдәләр куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эш турында чыгыш ясадылар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев