САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил хастаханәсе автопаркы тулыланды

Республиканың унҗиде район хастаханәсе медикларына, шул исәптән Җәлил район хастаханәсенә дә яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен тапшырдылар.

Хәзер җәлиллеләргә ярдәмгә «УАЗ-Патриот» машинасы киләчәк. Баш табибларга сертификатларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тапшырды. «Безнең республикада бик игелекле, яхшы традицияләр аз түгел. Аларның берсе – сәламәтлек саклау учреждениеләрен мөмкин кадәр тизрәк, оператив һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен кирәкле транспорт белән тәэмин итү», - дип билгеләп үтә тантанада Татьяна Ларионова.
- Һәрдаим дәүләт ярдәмен тоябыз. Хастаханәләрнең автопаркы яңартылып тора. Быел Сарманга, Җәлилгә, Саклаубаш шифаханәләренә – икешәр, Александровка участок хастаханәсенә бер ашыгыч ярдәм машинасы кайткан иде инде. Менә тагын яңа машиналы булдык. Барлык автомобильләр дә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм табиб бригадалары тарафыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларның торышын транспортлау һәм мониторинглау һәм интенсив терапия уздыру өчен билгеләнгән, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Кәрим Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев