САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азалак халкы дөньялар иминлеге теләде

Теләкләрен җирлек сәнгать осталары җырлап та бирделәр.

Җыен үткән мәдәният йортында оештырылган кул эшләре күргәзмәсе дә бердәмлек, гаилә кыйммәтләренә багышланган иде.

Аларны район кунагы — ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, район башлыгы Фәрит Хөснуллин hәм җыенда катнашучылар да ошаттылар.

Җыенны Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов алып барды hәм беренче көн тәртибе буенча үзе чыгыш ясады. Икенче булып сүз агрофирма бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Розумбетовка бирелде. Аннан участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов информациясе тыңланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда районда башкарылган эшләр, тормышка ашырылган программалар, яңа елда төзеләчәк, төзекләндерү үтәчәк объектлар турында сөйләде. Камил Әсгать улы республика сәясәте, бүгенге вәзгыять белән таныштырды. Соңыннан бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев