САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташламалы декада башлана

Район газеталарына язылу буенча ташламалы декада башлана.

Хөрмәтле абунәчеләребез! 4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр 2022 елның беренче яртыеллыгына “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына арзанрак бәягә языла аласыз. Бу ункөнлектә язылучылар өчен “Сарман” газетасы – 719,22 сумга (чагыштырып карау өчен тулы бәясе - 773,76 сум), “Новый Сарман” 446,96 сумга (тулы бәясе - 476,76 сум) төшәчәк. Ташламалардан почта аша язылучылар файдалана ала.
Шулай ук альтернатив подписка да дәвам итә. Аңа редакциягә килеп язылырга һәм газетаны да редакциядән яки үзәк базар янындагы “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп алырга кирәк булачак. “Сарман” газетасына альтернатив язылу – 450, “Новый Сарман” газетасына – 400 сум.
Район, республика яңалыклары белән үз вакытында танышып барыйк дисәгез, ташламалы мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Безнең газетада шулай ук - республика һәм илкүләм программалар, төрле һөнәр ияләре, арабызда яшәүче ветераннарыбыз, гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлар, дин, тормыш-көнкүреш мәсьәләләренә багышланган язмалар, төрле, шул исәптән, бакчачылык, аш-су һәм башка темаларга караган файдалы киңәшләр һәм, әлбәттә, телевидение программасы һәм башкалар... Күргәнегезчә, “Сарман” башка бик күп газеталардан күләме белән дә, бәясе белән дә, эчтәлеге ягыннан да күпкә отышлырак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев