«Татарстанның мактаулы доноры» билгесе гамәлгә кертелде
Җәмгыять

«Татарстанның мактаулы доноры» билгесе гамәлгә кертелде

Татарстанда «Татарстан Республикасының мактаулы доноры» дигән күкрәк билгесе расланды. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарына Премьер-министр Алексей Песошин имза салды.

Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Әлеге дәрәҗәле билге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы оешмаларда кан һәм аның компонентларын даими, түләүсез тапшыручыларга бирелә.

Билгегә дәгъва итү өчен түбәндәге таләпләр куела:

  • Канны кимендә 20 тапкыр тапшырырга;
  • Кан плазмасын кимендә 30 тапкыр тапшырырга;
  • Канны — 13 һәм аннан күбрәк, ә плазманы — барлыгы 20 тапкыр тапшырырга;
  • Канны 13 тапкырдан азрак, әмма плазманы гомуми исәптән 30 тапкыр тапшырырга.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.


Нет комментариев