Татарстанда алдагы атнада климатик нормадан 8-10 градуска югары булган аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана.
Якын көннәрдә яңа температура рекордлары теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама биреп «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Республикага коры һава торышы китергән антициклон үз йогынтысын дәвам итә. Синоптикларның алдан төзелгән мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдәге һава торышы үзенчәлекләре түбәндәгечә булачак:
- Сишәмбе, 13 октябрьдә: төнлә +5..+10 градус, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.
- Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 14–15 октябрьдә: явым-төшем көтелми. Төнлә +5..+12 градус, ә көндез +17..+24 градуска кадәр җылылык саклана.
- Җомга, 16 октябрьдә: төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 градус булачак.
- Шимбә, 17 октябрьдә: явым-төшем көтелми, көндезге температура +15..+20 градус тирәсендә сакланачак.
Белгечләр искәртеп үткәнчә, Татарстанда шундый ук аномаль җылы һава торышы соңгы тапкыр 2009 елда да күзәтелгән иде.
Нет комментариев