Татарстанда 2027 елда диспансеризация үткәрүгә, онкологияне һәм социаль әһәмияткә ия авыруларны дәвалауга бүлеп бирелә торган акча күләмен арттыру планлаштырыла.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстан Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.
Утырышта территориаль фондның 2027–2029 елларга бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта каралды. Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, киләсе елда диспансеризация чараларына 9,7 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, бу агымдагы ел белән чагыштырганда 740 миллион сумга күбрәк. Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
Башка төп юнәлешләр буенча да финанслау күләме ачыкланды:
* Онкологиягә каршы көрәш: 9 миллиард сум (быелгыга караганда 500 миллион сумга артыграк).
* Медицина реабилитациясе: 2,2 миллиард сум (финанслау 220 миллионга арта).
* Социаль әһәмияткә ия медицина ярдәме (наркология, венерология, туберкулез, психик авырулар): 8,1 миллиард сум.
* Паллиатив ярдәм: 760 миллион сум.
* Ашыгыч ярдәм машина йөртүчеләренә һәм фтизиатрларга өстәмә түләү: 338,6 миллион сум.
* Аерым категория гражданнарга теш протезлау: 184,5 миллион сум.
Территориаль фонд керемнәре 2027 елда – 105,6 миллиард, 2028 елда – 112,8 миллиард, ә 2029 елда 117 миллиард сум тәшкил итәр дип көтелә. Барлык өч елга чыгымнар керемнәр дәрәҗәсендә планлаштырылган.
Нет комментариев