Газетабыз сайтында «Милләтем бизәкләре күңелне бизәкләде» проектын гамәлгә ашыра башлагач та, язмыш безне Җәлил поселогында яшәүче Асия Каюмова белән очраштырды. «Ул сезнең өчен менә дигән ачыш һәм зур хәзинә булачак», – диделәр җәлиллеләр аның хакында. Чыннан да, шулай булып чыкты да. Аның гаҗәеп кул эшләре халкыбызның гасырлар төпкелендә дә югалып калмаган милли мирасыбызның никадәр бай һәм тиңсез хәзинә икәнлеген тагын бер кат раслады.
Асия ханымның кулларында вакыт җебе һәм тарих үзе терелә. Аның иҗаты – гади кул эшләре генә түгел, туган ягыбыз турында чып-чын поэма, дияргә дә мөмкиндер. Ул бизәкләрендә милли гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз чагылган калфаклар, изүләр, түбәтәйләр, туган якка, татар тормышына багышланган картиналар чигә. Ләкин аларның гаҗәеп бер үзенчәлеге бар – бу эшләрдә аерым урынны эш техникаларының уникаль кушылмасы алып тора: ул чигүне рәсем сәнгате белән тоташтыра. Энә белән буяу пумаласы икесе бергә тормыш сулышын һәм һәр сюжетны тагы да ачыграк һәм терерәк итеп күрсәтергә, төрле төсмерләр белән баетырга, бер күренештән икенчесенә талгын гына, сыгылмалы итеп күчәргә ярдәм итә.

Асия Каюмованың коллекциясендә моннан 75 ел элек әнисе Фәһимә апа тарафыннан башкарылган, бүгенге көнгә кадәр төсләренең җетелеген саклаган чигүләр дә бар.
– Берәр бәйрәм якынлаша башласа, әни өйне матурлап, бизәп куя иде – карават, мендәр, радио, телевизор өсләренә күз явын алырлык япмаларын каплый. Өстәлгә эскәтергә тикле чикте. Әниемнең сеңлесе Зилә апамның 80 яшьтә дә чигү чигеп утырганын хәтерлим. Туган авылым – Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында яшәүче икетуган апа-сеңелләрем дә бу төр кул эшләрен яратып башкаралар, – ди ул.

Без, бергәләп, аның тормыш һәм иҗат юлын барлыйбыз.
Нефтьчеләр гаиләсендә дөньяга килгән кызның язмышы сабый чагыннан ук Җәлил поселогы белән бәйләнә. Илгә кара алтын җитештерү тармагында тырыш хезмәт куйган Кәшиф абый белән Фәһимә апага биредән фатир бирәләр. Асия ханымның сәнгатькә омтылышы һәм сәләте бакчага йөргән елларда ук күренә башлый. Тәрбиячеләр рәсем ясарга яраткан кызның иҗат җимешләрен рус телендә чыгучы балалар журналына җибәрәләр. Озак та үтми, алар басылып та чыгалар. Ә чигәргә аны әнисе өйрәтә.
– Беренче кул эшемне 5 сыйныфта укыганда чиктем. Ул вакытта 23 февральгә кызлар – егетләргә, 8 Мартка егетләр кызларга бүләк бирү гадәте бар иде. Без, кызлар, сыйныфташ малайларга кулъяулык чиктек. Беренче чигешем белән бик горурландым, чөнки ул сыйныфта иң матуры булды, – дип искә ала язмам герое.
Аннан соң ул, үсә төшкәч, әнисенә тәрәзә пәрдәләре чигә, балалары тугач, аларның биләүләренә матур бизәкләр төшерә.

Ә менә ныклап картиналар чигүгә тотынуы 2010 елда була аның. Җәй буена җир йөзенә бер бөртек тә диярлек яңгыр төшмәгән ул елны күпләр хәтерлиләрдер әле.
– Балаларны лагерьга җибәрдек. Кызу кояш астында бакчада да көне буе эшләрлек түгел. Күңелгә якын нинди дә булса шөгыльгә тотынасым килде. Ул вакытта Интернет хәзергедәй киң таралмаган иде әле. Балалар журналында Бакый Урманченың «Урал тау ыргысында» дигән картинасын күреп алдым. Аны тукымага төшереп, «крестик» белән чигәргә дә тотындым. Шунда ук зур эшкә алынуымның сәбәбе шул: миңа менә шушындый күләмле һәм сюжетлы эшләр ошый, – дип сөйли ул.

Соңыннан Казанга Татарстан Республикасы Дәүләт музееның Кремльдә урнашкан филиалына барып, Бакый Урманченың иҗаты белән танышып та кайта. Ә картинаны ул сигез ел чигә, барлыгы 360 мең чәнчем, ягъни атлам ясый.
Аның чираттагы эше дә халкыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыра: ире Коръән укый, хатынының алдында – кечкенә бала, яннарында гына – зуррак кызлары, һәм аларның һәркайсы – милли киемнәрдән. Өстәлдә исә – самавыр, тәрәзә төбендә – гөлләр, стенада – шамаил.

Ә менә намазлык өстендә утыручы әби аңа үз әбисен хәтерләтә. Ул яулыгын таратып бәйләгән, кулында – шулай ук изге китап. Биредә дә караватта – чигелгән мендәрләр, стенада – шамаил.

– Бу әби нәкъ минем әбиемә охшаган. Ире аның сугыш кырында ятып калган, әбием гомер буе аңа тугрылык саклап, динебез кушкан әдәп-әхлак кагыйдәләрен үтәп яшәде. Гомумән, миңа үз халкымның тормыш рәвеше, гореф-гадәтләре, йолалары бик ошый, – ди Асия Кәшиф кызы.
Аның эшләре арасында Бакый Урманченың «Алма җыю» картинасы буенча эшләнгәне аеруча аерылып тора. Персонажлар һәм күренешләр шома чигү ысулы белән башкарылса, икенчерәк пландагы күренешләр, әйтик, елга – акрил буяулар белән.

Ә беренче калфагын ул 2017 еллар тирәсендә чигә.
– Апам: «Әлмәт театрына баргач, калфаклар, камзуллар кигән бик күркәм татар хатын-кызларын күрдем. Сеңелем, минем дә алар кебек матур булып йөрисем килә, миңа да калфак чигеп бир әле, син бит моны булдыра аласың», – дип сорады. Ул вакытта әлеге милли баш киемебез турында бик аз беләм. Поселокның Мәдәният йортына барып, калфак күрсәтүләрен үтендем, үлчәмнәрен алдым, – дип искә ала ул.

Аларга йөрәген бирә, алар белән «чирли» дисәң дә, арттыру булмастыр. Төрле чыганаклардан төрләрен өйрәнә, һәркайсын чигеп карый. Аңа аеруча таблетка рәвешендәге кәттәҗи һәм бияләй калфаклар ошый. Тәҗрибә артыннан осталык та килә: күпләр үзләренә дә чигеп бирүләрен сорый башлыйлар. Шулай итеп, язма героебызның кул җылысы һәм күз нурлары дистәләрчә калфакларга сеңеп кала.

Аның бу мавыгуларында үзе хезмәт куйган «Татнефть» компаниясенең дә өлеше зур. Биредә ул 45 ел хезмәт куя, бүгенге көндә бухгалтер вазифаларын башкара. Нефтьчеләр халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга, аларны популярлаштыруга һәм килер буыннарга тапшыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр – ел саен үз хезмәткәрләре арасында конкурслар үткәрәләр. Аларда Асия Каюмова да актив катнаша һәм призлы урыннар ала. Компания конкурста катнашучы эшләрдән күргәзмәләр дә оештыра. Без барганда да, остабызның шактый гына иҗат җимешләре халык игътибарына тәкъдим ителгән иде. Ул шулай ук республика шәһәр һәм районнарында калфак чигү буенча мастер-класслар үткәрә, район укучыларына татар техникасы буенча шамаиллар ясау серләрен ача, җәлиллеләр алдында да чыгышлар ясый. Ә санаторий-профилакторийда аны аеруча көтеп алалар. Биредә ял итүчеләргә Асия ханымның кул эшләре дә, «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» дигән темага ясаган чыгышлары да, мастер-класслары да бик ошый.

Тормыш иптәше Расих та Асия ханымның сәнгатькә булган мәхәббәтенә хөрмәт белән карый.
– Шәһәр шартларында үскәнлектән, авыл тормышын чагылдыручы картиналарны иҗат иткәндә, аның киңәшләренә таянам. «Сабантуй» картинасын ясаганда да, кайбер сорауларга җавапны аннан алдым. Әйтик, ат ничек җигелергә тиеш, – дип сөйли язмам герое.

Өстәп шуны да әйтик: рәссам үз картиналарында туган як табигатенең гүзәллеген һәм байлыгын да чагылдыра. Аның эшләре арасында төрле-төрле кошлар һәм чәчәкләр төшерелгәннәре дә бар. Шул исәптән күңелендә – киләчәккә матур хыяллары да. Шуларның берсе – нәсел тамырларын өйрәнү.
– Һәр кешенең варисы булырга тиеш. Минем балаларыма, оныкларыма миннән соң кул эшләрем, ә күңелләрендә милли хисләр калыр, дип ышанам. Сүз уңаеннан әйтеп үтәсем килә: без үзебез дүрт кыз һәм бер егет үстек. Абыем, кызганычка каршы, вафат инде. Безне нәселебез тарихы да кызыксындыра. Без күңелләребездә әби-бабаларыбыз турындагы якты хатирәләрне саклыйбыз, белгәннәребез белән балаларыбызны да таныштырабыз, – ди Асия Кәшиф кызы.
Тагын бик күп картиналар чигү хыялы да бар аның. Аннан соң – Яков чигүен өйрәнү. Ул XVII гасыр башында Англия короле Яков вакытында чәчәк ата һәм крюил чигүенең бер төре булып тора. Соңгысы исә – төрле җөйләр ярдәмендә йон җебе белән чигү. Яков чигүе – шуның бер тармагы һәм анда үсемлек мотивлары өстенлек ала. «Башка халыкларның чигүен өйрәнү үз халкыңныкын тагы да ачыграк күзалларга, кыйммәтен тирәнрәк аңларга ярдәм итә», – дип саный ул.

Бакчада казынырга да ярата ул. Кайчак үзе белән чигүләрен дә ала. Чәчәкләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр арасында казынып арганнан соң, җиләс җил кереп торган тәрәзә янына утыра да, матурлык дөньясына чума. Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә тырыша, велосипедта җилдерергә ярата. ГТО нормасын да уңышлы тапшырган.
Балалар бакчасында да, мәктәптә дә дәресләрне русча сөйләшкән кыз туган теленә дә зур игътибар бирә, татарча китаплар укый, аеруча Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин әсәрләрен ярата.
– Туган төбәгемне бик яратам. Чит төбәкләрдән килүчеләрнең: «Биредә кунакларны татарча каршы алалар, шул телдә сәлам бирәләр», диюләре белән дә бик горурланам, – ди ул.
Үзенең кул эшләре хәзергә төрле җирләрдә күргәзмәләрдә урын алса, әнисенең халкыбыз күңеледәй якты һәм матур чигүләре өйдә – кунак бүлмәсенең диварларында матур рамнарда саклана. Аларның барысы да, мирас булып, киләчәк буыннарга да күчәчәк. Ә Асия ханым үзе исә чын мәгънәсендә милли мәдәниятебезне зурлауның, гореф-гадәт, йолаларыбызны яңартуның, асылыбызга кайтуның матур бер үрнәге булып тора.
Зөлфия Шәрипова
Милләтем бизәкләре
Нет комментариев