Нәниләр Сарман үзәк балалар китапханәсенә кунакка килде
Мәгариф

Нәниләр Сарман үзәк балалар китапханәсенә кунакка килде

Сарман үзәк балалар китапханәсендә чираттагы кызыклы һәм файдалы очрашу узды. Бу юлы китапханәгә 2 нче «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр кунакка килде.

Чара барышында кечкенә кунакларны китапханә тормышы, бай китап фонды һәм аның мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Балаларга китапларны пөхтә тоту, аларны ертмыйча саклау һәм регуляр рәвештә укуның мөһимлеге турында сөйләделәр.

2 нче «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр

Бигрәк тә китапханәче яшь китап сөючеләргә тәкъдим иткән басма вакытлы матбугат сәхифәләре нәниләрнең зур кызыксынуын уятты. Балаларга аңлаешлы һәм мавыктыргыч формада китаплардан тыш башка басма хәзинәләр дә барлыгы турында аңлаттылар. Нәни кунаклар журналларның ялтыравык битләрен зур кызыксыну белән актардылар, газеталардагы төсле фотосурәтләрне карадылар.

2 нче «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр

Фотолар үзәкләштерелгән район китапханәсенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды


Нет комментариев