7 октябрь көнендә Өлкәннәр декадасы кысаларында район ветераннар Советы планлаштырган чараларның берсе — мавыктыргыч «Күңелле старт» уеннары үткәрелде.
Бәйге районның 1нче спорт мәктәбе базасында оештырылды. Ярыш барышында өлкәннәребез ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Һәр командада 3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз катнашып, үзләренең активлыкларын һәм яшьләргә үрнәк булырлык сәламәт яшәү рәвешен күрсәттеләр.
Чарада район авыллары бик теләп катнашты. Аеруча Сарман, Күтәмәле, Рангазар һәм Иске Минзәләбаш ветераннары үзләренең активлыгы белән аерылып тордылар.
Ярыш ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәр күтәренке кәеф, онытылмаслык уңай эмоцияләр алдылар, рәхмәтләрен белдерделәр.
Нет комментариев