Актаныш кызы Раушания Гайнуллина Түбән Ләшәүне яратып яши
Авыл хуҗалыгы

Актаныш кызы Раушания Гайнуллина Түбән Ләшәүне яратып яши

“Җәлил” агрофирмасы ашханәсендә хезмәт куючы Раушания Гайнуллина тәмле теле, ачык йөзе белән дә механизаторларга хөрмәтен күрсәтә.

Һөнәрем буенча фельдшер булсам да, 30 елга якын халыкка почта хезмәте күрсәттем. диде ул.

Раушания апа – тумышы белән Актаныш районыннан. Минзәлә медицина училищесын тәмамлаган яшь белгечне юллама белән Сарман районына җибәрәләр. Ә үзәктән Түбән Ләшәү медпунктына фельдшер итеп билгелиләр. Бераз эшләгәннән соң, ул авыл егете Зәйнулла белән язмышын бәйли: яшьләр өйләнешәләр. Бер-бер артлы кыз һәм ике уллары дөньяга аваз сала. Алдынгы механизатор булып хезмәт куйган гаилә башлыгы авылдашлары арасында да абруй казанып яши. Тик бәхетле тормышның гомере генә кыска була. Гаилә башлыгы, хатынын – тол, балаларын ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Кечкенәсенә ул чакта нибары бер генә яшь була. Кайгы ялгыз йөрми, диюләре хактыр, ике елдан яшәгән йортларында янгын чыгып, ялгыз ана өч баласы белән урамда кала.

Бала ялыннан соң, ул кабат медпунктка эшкә чыкмый инде. “Ул чакларда берүзем идем бит. Балаларны төнлә дә ташлап чыгып китәргә, авыруларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм итәргә кирәк булачагын белдем. Шуңа күрә, эш урыны булгач, Ләшәү Тамак почта бүлегенә кердем. Балаларны бакчага, мәктәпкә йөртергә дә уңайлы булыр, дип уйладым. Ат сатып алып, җигеп, балаларны үзем йөрттем”, - диде.

Раушания Гайнуллина

Ул елларда малларын да күпләп асрый ул. Кул белән өч сыер сава, сарыклар үрчетә, тавык-чебеш тә үстерә. Берүзенә генә тормыш йөген тартуы авыр, балаларны да аякка бастырасы булачак, дип, Раушания апа кабат кияүгә чыга. Бергәләп яңа йорт күтәрәләр алар. Ни кызганыч, икенче иренең дә гомере кыска була. Моннан сигез ел элек ул да гүр иясе булган.

Хәзер берүзем яшим. Югыйсә, туган ягыма кайтып китәргә мөмкинлек тә бар иде. Ул чакта әти белән әни дә исәннәр, үзләре генә яшиләр иде. Тик Түбән Ләшәүне ташлап китәсем килмәде. Табигатьнең матур почмагына урнашкан, авыл халкы да бердәм, яхшы күңелле, тату. Пенсиягә чыккач, өйдә берүзем ямансулап утырмас өчен, агрофирмага эшкә чыктым. Башта үлчәүдә эшләгән идем, аннан чөгендер учеты алып бардым, хәзер менә өченче сезонымны кырдагыларга кайнар аш таратам. Авырып китмәгән булсам, улларым малларны бетертмиләр иде әле. Яшь барган саен, төрле чак була шул, сәламәтлек тә какшап китә. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, балаларым башлыкүзлеләр. Рәхмәт Зәйнуллага, үзеннән соң миһербанлы, акыллы балалар калдырды. Кызым минем туган ягыма килен булып төште, намазда. Тормыш иптәше – Актаныш мөхтәсибе белән гаилә корып, матур гомер кичерәләр. Өч бала үстерәләр. Оныкларым Төркиядә дини гыйлем алалар, берсе – өченче, икенчесе беренче курста укый. Ә улларым икесе дә гаиләләре белән Әлмәттә яшиләр, берсе эчке эшләр органнарында хезмәт куя, икенчесенең шәхси эше бар. Менә шулай, булганына шөкер итеп, якыннарыма бәхет теләп, яшәп ятыш, - диде Раушания апа.

Йөзе дә, күзе дә нур чәчеп торучы ханымнан җылылык бөркелде. Күпне күрсә дә, күңеле кырысланмаган, теле тупасланмаган аның, киресенчә, авырлыклар аның рухын ныгыткан кебек тоелды миңа. Сабырлыгы да башкаларга үрнәк булырлык.


Нет комментариев