Татарстанда «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль юнәлеше уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенгә бу инициативага республиканың 405 оешмасы кушылган инде. Алар җитештерү күләмен уртача 35 процентка арттырган, ә уртак икътисади эффект 20 миллион сум тәшкил иткән.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, 2030 елга кадәр проектка тагын 157 оешманы җәлеп итү планлаштырыла.
Белгечләр нинди ярдәм күрсәтә?
Татарстанның Региональ компетенцияләр үзәге белгечләре предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтә. Алар әзер карарлар тәкъдим итми, ә коллективны хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру алымнарына өйрәтә. Уртак эш төркеме беренче чиратта эштәге кимчелекләрне һәм югалтуларны ачыклый, аннары лин-технологияләр ярдәмендә аларны бетерә. Бу үзгәрешләр предприятиенең төп эшчәнлегенә комачауламыйча, параллель рәвештә алып барыла.
Предприятиеләр белән эш гадәттә 5–6 ай дәвам итә. Бу вакыт эчендә процессның озынлыгы һәм нәтиҗәлелеге катгый бәяләнә.
Проектта кемнәр катнаша ала?
Программада авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате, төзелеш, транспорт һәм саклау, туризм, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче чимал булмаган тармак предприятиеләре катнаша ала.
Төп таләпләр:
- Еллык керем — 400 миллион сумнан (туризм оешмалары өчен — 180 миллион сумнан);
- Устав капиталында чит ил инвесторлары өлеше 50 проценттан артмаска тиеш.
Проектта катнашу өчен гаризаны производительность.рф платформасы аша бирергә мөмкин.
Нет комментариев