Чистай шәһәрендә кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына таянып, «Татар-информ» МА хәбәр итә.
Билгеле булганча, 20 яшьлек машина йөртүче светофорның кызыл утына каршы хәрәкәтен дәвам иткән һәм баганага бәрелгән.
Кызганычка каршы, көчле бәрелү нәтиҗәсендә машинадагы 19 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләреннән шунда ук вафат булган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык сәбәпләре ачыклана.
Фото: Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Нет комментариев