Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Район җитәкчесе үзенең котлавында авыл хуҗалыгы тармагының төбәк икътисадындагы мөһим ролен ассызыклады.
«Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсеше белән тыгыз бәйле. Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез», – диде район башлыгы.
Фәрит Хөснуллин игенчеләргә, механизаторларга, терлекчеләргә, агрономнарга һәм фермерларга көндәлек намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләре тармак ветераннарына юлланды. Район җитәкчесе авыл хезмәтчәннәренә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләде.
Нет комментариев