Куҗак килене Вәсилә Сәлимгәрәеваның кул эшләренә 70 еллык тарих яшеренгән
Җәмгыять

Куҗак килене Вәсилә Сәлимгәрәеваның кул эшләренә 70 еллык тарих яшеренгән

Янәшәбездә, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәүче, могҗизалар тудырырга сәләтле матурлык осталарыбыз шактый. Шундыйларның берсе — Куҗак авылында гомер итүче Вәсилә апа Сәлимгәрәева. Исеме дә җисеменә туры килә аның — “җәннәт бакчасы” дигән мәгънәгә ия. Чәчәкләрдән, гүзәллектән аерыла алмавының сәбәбе дә шундадыр, мөгаен.

Әнкәй шакмаклап паласлар суга иде, шуннан кул эшләренә өйрәндем. Башта челтәр бәйли башладым, аннан чигүгә күчтем. Үрнәкләрен карават япмасы, тәрәзә пәрдәсе рәсемнәреннән күчереп алам. Иң авыры — рәсем ясау. Үрнәк матур булса, чигү дә матур чыга. Эчтәлегенә зур әһәмият бирәм. Чигешләремдә пар аккош, күбәләк рәсемнәре еш кулланам, - ди Вәсилә апа.

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Аның чиккән сөлгеләре, мендәр тышлары, япмалары, алъяпкычлары — күз явын алырлык матурлар. Бизәкләре дә — “җанлы” кебек. Һәркайсына берәр әһәмиятле элемент, язу чигеп куйган. “Бәхетле булыгыз”, “Хәерле иртә”, “Бәхетле тормыш өчен”, “Җиңел пар белән” дип язылган һәм башка кул эшләрендә бары изге ният белән эшләнгән, күңел җылысы салынган хезмәт ята. 

Вәсилә апа 1938 елның ноябрендә Сарайлы авылында туып-үсә. Әтиләре Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннән фронтка китә. Бары тик хәбәрсез югалганлыгы турында хәбәр килә. Ата тәрбиясеннән дә, ана җылысыннан да мәхрүм булып, авырлыклар белән үсә кыз. Әтисе сугышка киткәндә, аңа нибары 3 яшь була.

Яшьлегем илне торгызу чорына туры килде. Миңа 15 яшь чакта нужа камытын кияргә, өлкәннәр белән беррәттән җигелеп эшләргә туры килде. Җиденче сыйныфны тәмамлауга, фермага эшкә төштем. Аннан Горькийга торф чыгарырга җибәрделәр, Куйбышевта урман кистем, - диде Вәсилә апа, балачакларын искә төшереп.  

19 яшендә Куҗак авылына килен булып төшә ул. Тормыш иптәше Фаяз белән ике кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Вәсилә апа гомер буе терлекчелектә хезмәт куя. Гаилә башлыгы мал табибы, урманчы да булып эшли. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Хатын-кыз нинди генә уңган булмасын, гаиләдә ир кеше аны үстерүдә ярдәм итмәсә, шартлар тудырмаса, хатын-кызның таланты газ плитәсе янында янып бетә, сүнә. Гөлләр дә, су сипмәсәң, шиңәләр бит, - ди Вәсилә апа. 

Аның бакчасы да аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Ниндиләре генә юк анда! Иртә яздан сары көзгә кадәр алар хуҗабикәләренә иҗатында илһам биреп торалар. Ә шулай да матурлыкны күрер өчен, күңелеңнең чиста, керсез булуы кирәк. 

Вәсилә апа килен булып төшкән сандыгын да бик кадерләп саклый. Фаяз абый белән бергә салган, үз куллары белән матурлык тудырган йортларында гомер кичерә. Кызганыч, шатлыкларны бүлешергә балаларының кадерле әтиләре, оныкларының яраткан бабалары гына исән түгел. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Кул эшләре Вәсилә апага юаныч булып торалар. Ул кулъяулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары чигә. 

Без яшь чакта кич белән кызлар лампа яктысында кич утырулар бар иде бит. Шунда кайсыбыз челтәр бәйли, кайсыбыз чигү чигә иде. Мин инде челтәр дә бәйләдем, чигүен дә өйрәндем. Менә шуннан бирле бу минем гомерлек юлдашым булды. Бүгенге көндә дә чигү чигәм. 89нчы яшемдә дә 18 яшьлек кызлар эшли торган эшне эшләп утырам, Аллаһка шөкер, - диде кул остасы. 

Хезмәтләрен энә белән кое казуга тиңли ул, чөнки күңел биреп, тырышып, төгәл башкара. Һәр җөенә, һәр төрткесенә күңел җылысын сала. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Бу качырып чигү, дип әйтәләр иде борынгылар. Мин “такта чигү” дим. Әгәр дә син энәне читтән аласың икән, ул утыртма читән булып кала. Менә гел кырыннан терәп аласың икән, бернинди аралык калдырмыйча, ул бик үрчеми дә. Шуңа озак эшләнә торган эш инде бу. Моңа түземлелек кирәк һәм эшеңне ярату кирәк, - диде ул, хезмәт серләре белән уртаклашып. 

Әнисенең сандыклары да кадерле ядкяр итеп саклана. 

Монысы — әнкәйдән калган сандык. Алар икәү. Шифоньерлар юк иде бит элек, сандыкка тутыра идек, - диде.

Үзенең килен булып төшкәндәге сандыгын да, яңартып, бизәп, матурлап куйган. 

Вәсилә апа яшәгән йорт картиналар галереясен хәтерләтә. Нинди генә чигүләр, матур чәчәкләр, кул эшләре юк аларда. Ишек төбеннән үк аллы-гөлле гөлчәчәкләр каршы алалар һәм озата йөриләр.  

Әнкәйләр заманында чигү чигүче юк иде. Алар башка төрле кул эшләре тоттылар. Аларның чигү чигеп утырырга вакытлары да булмады. Менә безнең кыз вакытка эләкте ул. Килен булып килгәндә, җиде сөлге чиккән идем. Кулъяулыкларым да бар иде. Безнең чорда, ат җигеп, кошевкаларга утырып, кияү егете алып кайта иде бит кызларны. Атларны сөлгеләр белән бизи идек, кулъяулыклар бәйлиләр иде тәртәсенә. Ат башыннан тоту гадәте бар иде. Атны тоткан кешегә кулъяулык биреп калдыра идек киткән вакытта. Минем инде 70 ел монда килен булып төшкәнемә, - дип, хатирәләргә бирелде һәм сүзен дәвам итте:

Элек, кияүгә чыкканда, әбиләр әйткәндәй, кыз бирнәсе җыя идек. Һәрбер төшкән килен сөлгеләр бирәләр иде бит Сабантуена. Авылга ничә килен төшсә, шуның хәтле сөлге була иде Сабантуена. Ул традицияне кертәсе иде. Хәзер ул гадәт бетте бит инде, диде.

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Һәрбер кул эшен барлый-барлый, чигү остасы истәлекләре белән уртаклашты.    

Бу сөлге — татар халкының символы. Моны Сабантуйларында колга башларына бәйлиләр. Батырлар биленә бәйлиләр иде. Көрәштә җиңгән җиңүчегә бирәләр. Аннан соң ат чабышларында катнашкан атларга бәйлиләр. Атларның беренче килгәненә бүләк биреп, азакта килгәненә бирмәсәң, ул күз яше белән елый икән. Шуңа күрә соңгы атларга да мондый сөлге бирәләр иде. Мин чигү дә чигәм, челтәр дә бәйлим. Бу — ике төрле кул эше. Бөтенесенә дә челтәр бәйләп тагам, - диде.  

Аеруча кош рәсемнәре, җиләк-җимеш, чәчәкләр чигәргә ярата Вәсилә апа. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Менә бу кош төшкәнен бигрәк яратып чиктем инде. Күп чиктем мин аларны. Бүләккә бирергә матур алар. Кул эшләремнең берсе икенчесенә ошамый. Һәрберсенең чәчкәсе дә үзгә. Иң авыры — чәчәкләрне төшерү. Рәсем төшергәч, аннан өстеннән йөреп чигәсең. Башта күңел куркып куя, аннан, чигеп бетергәннән соң, өйгә бәхет иңгән кебек була. Гел шуңа гына карап йөрим. Җәй көне юлларымда, сукмакларымда гөлләр үстерсәм, өемдә кыш көне аны ак ситсага төшерәм. Берүзем яшәгәч, миңа иптәш бу кул эшләре, - диде.

Чиккән кулъяулыкларын, сөлгеләрне ул бүләк итәргә ярата. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисовага, шагыйрь Роберт Миңнуллинга, район башлыкларына, районга килгән мәртәбәле кунакларга да истәлек итеп биргән оста үзенең кул эшләрен.  

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

50 кулъяулык чиккән идем. Бүгенге көндә 15е генә калды. Күпме кешегә бүләк итеп биргәнмендер инде. Сабантуенда да бүләк итәм мин. Яңа гаилә коручыларга да, машиналарын туктатып, тапшырам. Концерт куйсалар да сәхнәдә, ошаган җырчыларыма бүләк итәм. Матур бит, алар шатланалар, - диде, сөенеп.

Кызларның, килен булып төшкәндә, сандыкларында нәрсә булырга тиеш булса, Вәсилә апа да шуларның барысын да үз куллары белән әзерләгән. Ул аларның һәркайсын кадерләп саклый. 70 ел элек тегелгән, чигелгән булсалар да, аларга хәтта сары да төшмәгән. Юып, тәрбияләп, ныклап карап тора ул аларны. 

Матчаларга, түрләргә, менә шулай чигеп, челтәрләр тегеп итәгенә, өйне бизи идек бит. Хәзер өйләрне бизәү юк. Бу күптән чигелгән инде, тузып бетте. Бу — монда килгәндәге чигү. Менә бер тәрәзә пәрдәсе саклана әле. Иске өйдән килгән бу. Веранданың тәрәзә пәрдәсе иде. Менә бу күлмәкне чиктем, бу алъяпкычны, - дип, Вәсилә апа һәркайсын күрсәтеп, һәркайсының тарихын сөйләде. 

Вәсилә апа каз өмәләренең ничек үтүе хакында да искә алды. 

Элек бит каз өмәләрендә йөри идек. Әй, күңелле дә була иде соң. Кызлар, җырлый-җырлый, су буйларына төшә идек. Каз тәбикмәкләре танауларны кытыклый иде. Өйгә шулчаклы тәмле исләр чыга иде. Каз суйган йортта бәйрәм була иде инде. Аннан мендәр тутыра идек. Һәр кеше, кыз баласы булса, кияүгә чыкканда, мендәр тутырып куя иде, әзерләп. Менә бит ничек матур чигүле мендәр! Кызның уңганлыгын, булганлыгын килен төшкән вакытта күреп, сынап була инде. Бирнәләре дә, әйтеп, күрсәтеп тора иде. 

Өендә чигүле 13 мендәре бар. Аларны балаларының һәркайсына ясап, тышларын чигеп биргән ул. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Бу мендәрләрне төяп, чыгып китә идем инде. Иҗади күргәзмәләрдә йөрттеләр безне. Казанда да булдык, Чатыртауда, фестивальләрдә йөрттеләр. Ике-өч көн йөреп кайта идем, - диде.

Вәсилә апа бик матур итеп бии дә. Аның күлмәге дә, ыштаны да, хәтта эчке күлмәге дә чигүле. Яулыгы, алъяпкычы искитмәле матурлар. 

Бик ошый иде халыкка. Бөтенләй чигүле булгач: ыштан да чигүле, күлмәк тә, алъяпкыч та, яулык та, сәхнәгә чыгу белән, кул чаба башлыйлар иде, - диде. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Рамга салынган кул эшләренең дә саны — 23. Әле күпмесен бүләк иткән! Һәр бүлмә саен стена күрке булып, күзләрне иркәлиләр. Оста куллы апа чиккән картиналар бер-берсенә ошамыйлар, бер-берсен кабатламыйлар. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Чигү чигү миңа тынычлык бирә. Аннан рухи азык алам мин. Биш бала үстереп, башлы-күзле иттек. Тигез чаклар иде ул вакытта. Шуларның чәк-чәкләрен төреп бара торган идек бу япмага. “Бисмиллаһ” дип чигелгән анда. Никахлары “бисмиллаһ” белән башлангангамы, Аллаһка шөкер, балалар төшкән җирләрендә яшәделәр, аеры-чөере килмәделәр. Бисмиллаһтан башлаган эш хәерле була, - диде “Ана даны” медале иясе. 

Вәсилә апага әнисеннән мөнәҗәтләр көйләү, җырлау сәләте дә күчкән. Кул эшләре тотканда: челтәр бәйләгәндә, кулъяулык чиккәндә, ул җырны юлдаш итә. 

“Челтәр элдем читәнгә, 

Челтер-челтер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә”, - дип җырлыйлар иде, кул эшләре эшләгәндә. Кызлар-егетләр бергәләп кич утыра идек, - дип, янә яшьлекләрен искә алды. 

Өендә гаилә ядкяре итеп сакланучы җиз самавыры да бар. Ул 1896 елгы, Тулада эшләнгән самавыр. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

Тиктормас Вәсилә апа Сабантуйларында йөгерешләрдә, төрле уеннарда да актив катнашкан. 

Менә шулай су юлы башлаталар иде киленнәргә. Көянтә-чиләк белән сулар ташыдык без дә. Менә шушы чиләкләр белән Сабантуйларында да уеннарда катнаштым, - дип, матур итеп бизәлгән пар чиләк һәм көянтәсен дә күрсәтте ул. 

Вәсилә апа Сәлимгәрәева

40 елга якын авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куйган хезмәт ветераны “Ана даны”, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Бишьеллык ударнигы” медальләре белән бүләкләнгән, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булган.

Дөньяга бер килгәнеңне аңласаң, дөньяның кадерен белеп, аралашып яшисең. Күршеләр белән шулхәтле рәхәт яшибез, Аллаһка шөкер, шатлыкларны бергә уртаклашабыз. Нәрсә булса, шуны дога белән башлыйбыз. Балаларым исән-саулар, онык-оныкчыкларым уңышлары белән сөендерәләр. Шуннан да олы бәхет юктыр. Барыбыз да исән-сау булыйк, - диде, матур теләкләрен җиткереп Вәсилә апа.

Аңа әле бүгенге яшен биреп булмый, СөбханАллаһ. Алдагы көннәре дә хәрәкәттә, сихәтлектә, бәхеттә һәм шатлыкта үтсә иде.    

Милли проект 

Албина Сабирова 


Нет комментариев