Авыллар халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, заман таләпләренә җавап бирерлек объектлар булдыру юнәлешендә районда шактый күләмле эшләр башкарыла. Республика программалары да авылларның йөзен үзгәртүгә юнәлтелә.
Җирлекләрнең төзеклеге, матурлыгы, әлбәттә, анда яшәүче халыкның активлыгына да бәйле. Гозерләрен, теләкләрен авылларда узган җыеннарда җиткерүчеләрнең, яшәеш өчен тырышып йөргәннәрнең сүзләренә җитәкчеләр дә колак салмый калмыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар, дип, борынгылар белми әйтмәгәндер, чөнки урыннардагы проблемаларны, барлык нечкәлекләрне шунда яшәгәннәр яхшырак белә. Районда башкарыла торган эшләрнең халык тәкъдиме белән тормышка ашырылганнары да шактый.
Куҗак авылының йөзек кашы булган Вәсилә Сәлимгәрәева – тынгысыз милләтпәрвәрләрнең берсе. 40 елга якын авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куйган ул. “Ана даны”, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Бишьеллык ударнигы” медальләре иясе, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны.
Ташны кузгалтмасаң, астына су керми, диләр. Кайда нинди проблема бар, нәрсәне ясыйсы бар микән, дип көтеп утырмыйлар җитәкчеләр. Йөрсәң, мөрәҗәгать итсәң, беркем дә кире бормый. Депутатлар, чыннан да, халыкка хезмәт итәләр, дигән нәтиҗәгә килдем мин, авылдашларга да шуны әйттем. Җитәкчеләребезгә олы рәхмәтлемен. Аларның еллык эш планы шул халык мөрәҗәгатьләреннән туплана бит.
Безнең авылда мәчет тә, магазин да, ФАП та юк иде. Совет урамы халкы суга тилмерде, клуб түбәсеннән су агып, сәхнәгә төшә иде. Бинаның ишекләре дә иске, бәйрәм чаралары үткәрсәләр, аппаратурага интектеләр. Боларның бөтенесен дә, кереп, берәм-берәм район башлыгына әйтә килдем. Фәрит Мөнәвир улы, тыңлап, гозерләремне үтәргә ярдәм итте. Нефтьчеләрнең дә ярдәме зур булды. Әкренләп мәчетле дә булдык, клубның да түбәсен яптылар, аннан аппаратура алынды, ишекләр дә куелды, сәхнәләрне яңарттылар. Электр чыбыклары искергән иде, аларын да алмаштырдылар. Район башлыгы ярдәме белән безнең урамга кое казыдылар, сулы булдык. Аллаһка шөкер, барысы да тормышка ашып барды. Фельдшер-акушерлык пункты да төзелде, - диде Вәсилә апа.
Авыл халкы исеменнән имзалар җыеп, Совет урамына юл кирәклеге мәсьәләсен дә күтәрә тынгысыз авыл ветераны. Бу сорауны җирлек җыенында да әйтә ул.
Сөенечебез эчебезгә сыймый: шушы көннәрдә яңа юллы да булдык. Өлкәннәр көненә зур бүләк ясадылар. Җирлек советы чакырган бәйрәмгә дә яңа асфальт юлдан, сөенә-сөенә, рәхмәтләремне укый-укый бардым. Авылыбыз мулласы да рәхмәтен әйтте. Аякларым авырта, такыр-токырдан җәяү йөрүе уңайсыз иде, хәзер йөрүе дә җиңел, ди. Аллаһы Тәгаләдән сорадым, халыкка хезмәт итәргә, аларны сөендерергә язсын, дидем. Асфальтка беренче тапкыр аяк салу бик дулкынландыргыч булды, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты актив абунәчебез.

Район башлыгы ярдәме белән Куҗак авылының Совет урамына 570 метр озынлыкта юлга асфальт түшәлгән. Авылга килеп керүгә каршы алган матур юлны ул тирәдән үтеп-китеп йөрүчеләр дә күрми калмаганнардыр. 2027 елда урамның түбән очы юлы да төзекләндереләчәк. Анысын да эш планына керткәннәр җитәкчеләр.
Беркөнне җыенда икенче елда үзара салым хисабына башкарыласы эшләрне барладык, күпме акча җыячагыбыз турында сөйләштек. Аның күләмен бер мең сум итәргә тәкъдим керттем. Минем фикерне авылдашлар да хупладылар. Аз акча белән әллә ни эшләп булмый бит, - дип тә өстәде авыл активисты.
Вәсилә апаны авылдагы буш ихаталар да бик борчый. Менә өченче ел рәттән ул авылдашлар очрашуы үткәрә икән.
Авылда елдан-ел буш өйләр күбәя. Кайберләрендә җәй көне генә яшәп китәләр. Авылда җәяү йөргәннәр дә сирәгәйде. Элек кешеләр фермага менеп-төшеп йөриләр иде. Каз бәбкәләре саклаучы балалар да юк хәзер. Шуларны уйлап, урам бәйрәме үткәрүне уйлап таптым. Быел июль аенда җыелдык. Авылдашыбыз Данияр Баһманов эскәмияләр ясатып китерде. Сабантуй мәйданына агач утыртуны да оештырдык. Улым 20 төп миләш алып кайтып бирде. Ул агачлар, яңарып, үсеп китәрләр, дип уйлыйм.
Өйләре сатылган, нигезләре таркалган авылдашларны очраштыру иде максатым. Кайтыр җирләре дә юк бит, бергә укыганнар, яшьлекләренә кергәннәр, күрешсеннәр, дип уйладым. Шуннан авылдашларга: “Алар барыбер күчтәнәчсез кайтмаслар, ә без кечкенә чакта нәрсә ашап үскәннәр, шулар белән сыйлыйк үзләрен, сынатмыйк”, - дидем. Кем – бәлеш, кем – өчпочмак, дурычмак, кыстыбый, пироглар, тәбикмәк пешереп алып килде. Быел фотолар ясатып тараттым. Бер фоторәсемдә 22 кешенең чөгендер кискән мизгеле сакланган иде. Шуны зурайтып, рамкага куйдым һәм балаларына бүләк иттем, бик сөенделәр, күңелләре тулды. Авыл турында китап чыгарырга уйласалар да, файдаланырлар, дим. Бик күңелле уза ул бәйрәм. Хатирәләр яңара, истәлекләр барлана, - диде Вәсилә апа.
Менә шундый тиктормас, тәвәккәл, уңган апа ул. Кул эшләренә дә оста. Аның чиккән, бәйләнгән мендәр тышларын, кулъяулык-сөлгеләрне, челтәрләрне күргәзмәләрдә генә йөртерлек.
Альбина Сабирова
Нет комментариев