САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ләйсән” бакчасына Кыш бабай килде

.

Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
Яңа ел - тылсымлы, матур әкият һәм могҗиза көтү вакыты. Иң яраткан, көтеп алынган, шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме - Яңа елны каршылауның мөһим өлеше. 25 декабрьдә “Ләйсән” балалар бакчасында Яңа елга багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Яңа ел балалар өчен дә, олылар өчен дә күңелле әкият вакыты булып тора. Әмма барыннан да бигрәк тылсымлы һәм бәйрәм атмосферасы нәни балаларны сокландыра, шуңа күрә Кыш Бабай үзенең гүзәл Кар Кызы белән, төрле төстәге гирляндалар һәм бизәлгән чыршылар балаларга чын могҗиза хисләре китерә. Яңа елны балалар бакчасында каршылау балалар өчен аеруча шатлык тудыра. Чөнки бакчада чын, зур һәм күп санлы әйлән-бәйлән үткәрергә, Кыш Бабай һәм Кар Кызы кулыннан бүләкләр алырга була. Шул рәвешле үткәрелгән бәйрәм турында хатирәләр балада гомер буе саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев