Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова татар бәлешен Дагыстанда танытты
Җәмгыять

Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова татар бәлешен Дагыстанда танытты

Район үзәгенең “Лилия” балалар бакчасында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Фирдания Гәрәйханова яшь буынга милли тәрбия бирүгә зур өлеш кертә. Ул кулына баянын алса, аңа кушылып, нәниләр җырлый, бии башлыйлар.

Күптән түгел Фирдания апа Дагыстанда туганнары янында кунакта булып кайтты.

Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова

- Якыннарымны татар бәлеше пешереп сыйладым. Шулкадәр ошаттылар аны, рецептларын алдылар. Татар халык ашларыннан өчпочмак, дурычмак, кыстыбый да пешердем. Аларын фотога төшерергә онытканмын. Андагы халык татарлар, безнең гореф-гадәтләр турында сораштырдылар, - диде ул.

Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова

Экскурсияләргә барганда, ул татар милли күлмәгеннән, чигелгән камзул, калфак киеп йөри. Җирле халыкның игътибарын җәлеп иткән кунак белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп була.

Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова

- Сезнең белән истәлеккә фотога төшәргә мөмкинме? – дип килеп сораучылар шактый булды. Шулай итеп, үзебезнең татарларның данын яклап кайттым. Алар үзләре каралы-аклы киенәләр бит, - диде ул.

Райондашыбыз Фирдания Гәрәйханова

Күчтәнәчкә татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк алып бара милли җанлы сәнгать иясе. Аның туйларда зур күчтәнәч булуын сөйли. Вак-вак чәк-чәкләрне күргән-белгәннәргә дә өләшә.


Нет комментариев