Экспертлар машинаны кышка ничек дөрес әзерләргә икәнен сөйләде
Җәмгыять

Экспертлар машинаны кышка ничек дөрес әзерләргә икәнен сөйләде

Салкыннар башлану белән, машина йөртүчеләргә тәгәрмәчләрне генә алмаштырып калмыйча, багажникны да кирәкле әйберләр белән тулыландырырга кирәк. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роскачество белгечләре кышкы сезонга алдан әзерләнү юлдагы көтелмәгән хәлләрдән сакланырга ярдәм итәчәген искәртә.

Кышын машина багажнигында нәрсәләр булырга тиеш:

  • Запас «незамерзайка». Юлга чыкканда, тәрәзә юу сыекчасының өстәмә канистрасын үзегез белән йөртегез. Ялган товарга эләкмәс өчен, сыйфатлы продукцияне ышанычлы сатучылардан алыгыз һәм шик тудырырлык арзан бәяләрдән качыгыз.
  • Двигательне кабызу җайланмалары. Салкын һава торышында аккумулятор көчсезләнергә мөмкин, шуңа күрә  эшләтеп җибәрү җайланмасы яки махсус чыбыклар («прикуриватель») бик файдалы булыр.
  • Трос һәм көрәк. Машина кар яки балчыкка батып калса, компакт автомобиль көрәге һәм озынлыгы 4–6 метр тирәсе булган сөйрәү тросы (буксировочный трос) ярдәмгә килер.
  • Хәвефсезлек чаралары. Багажникта һәрвакыт аптечка, янгын сүндергеч, авария тукталышы билгесе һәм яктылык кайтаручы жилет булырга тиеш.

Юлга чыкканчы үтәргә кирәкле мөһим киңәшләр:

Салкыннар төшкәнче автомобильгә техник диагностика ясарга, запас тәгәрмәчнең яки «докатка»ның барлыгына инанырга кирәк.
Моннан тыш, «ЭРА-ГЛОНАСС» системасының төзеклеген алдан ук тикшереп кую мөһим. Юл-транспорт һәлакәте очрагында ул коткару хезмәтләренә авария турындагы мәгълүматны һәм машинаның координатларын автомат рәвештә җиткерә.

Рәсем: ясалма интеллект


Нет комментариев