«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республика клиник хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире Артур Корбанов матбугат конференциясендә баш өянәге һәм инсульт симптомнарының охшаш булуы, ләкин аларның үзенчәлекле аермалары барлыгы турында сөйләде.
Табиб аңлатканча, инсульт вакытында йөз чалшая, тәннең бер ягы ойый яки кул-аяк көчсезләнә, шулай ук сөйләм бозыла һәм кеше әйтелгәнне аңламаска мөмкин. Белгеч мондый кисәтүче билгеләр барлыкка килсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген искәртте.
Нет комментариев