Һава торышы

Татарстанда +14 градуска кадәр җылы һәм явым-төшемсез көн көтелә

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемләр фаразланмый.

Иртән республиканың аерым районнарында томан төшүе ихтимал. Синоптиклар белдерүенчә, җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк. 

Көндез һава температурасы +9...+14 градуска кадәр җылыячак.

Сарман районында да явым-төшем көтелми, көндез термометр баганалары +11..+14 градус тирәсендә күрсәтер дип көтелә.

 


Нет комментариев