Бүләк бирү көне безгә Бөек Британиядән һәм башка шул милләтләр берлегенә кергән илләрдән килгән. Бу көнне, гадәттә, якыннарны, дусларны тәбриклиләр. Бәйрәмгә балаларны да җәлеп иткәннәр, шуның белән аларда башкаларга карата игелек кылу, булганың белән бүлешү гадәте тәрбияләгәннәр.