“Шәфкать”тә тактик укулар үтте
Җәмгыять

“Шәфкать”тә тактик укулар үтте

Төп чаралар планы нигезендә чираттагы янгын-тактик дәресләр “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бүген үткәрелде.

Дәресләрнең максаты һәм мөһим бурычы булып, үзәк җитәкчелегенең янгын сүндерү бүлекчәләренең хәрәкәтләре вакытында җитәкчелек итү буенча тактик фикерләвен һәм күнекмәләрен камилләштерү; оператив штаб эшчәнлеген һәм янгын вакытында элемтә тоту мәсьәләләрен контрольләү; янгын сүндерү бүлекчәләренең объектның инженер-техник хезмәткәрләре һәм махсус хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеге, янгын чыккан очракта оешма хезмәткәрләренең эш-гамәлләрен тикшерү торды, янгынны сүндерү алымнары һәм ысуллары барланды.

Тактик укулар тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалды. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында персоналларның үз-үзләрен ничек тоту кирәклеге турында киңәшләр бирелде.


Нет комментариев