Инвестиция ясарга теләгән Чистай кешесе аферистлар корбаны булган
Җәмгыять

Инвестиция ясарга теләгән Чистай кешесе аферистлар корбаны булган

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Чистайда яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз инвестицияләр турындагы рекламага ышанып, мошенникларга 950 мең сумга якын акчасын күчереп биргән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, мессенджерда анкета тутырганнан соң зыян күрүчегә ялган белгеч шалтыраткан һәм аны әлеге акчаны күрсәтелгән счетларга күчерергә күндергән.

Әлеге факт буенча хәзер җинаять эше кузгатылган, хокук сакчылары шикләнелүчеләрне эзли.


Нет комментариев