Җәмгыять

Баш мөфти фатирда эт асрау тыелуы һәм мәче тоту рөхсәт ителүе турында әйтте

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, «РИА Новости» агентлыгына биргән әңгәмәсендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга өйдә эт асрарга киңәш ителмәвен белдерде.

Мөфти аңлатканча, өйдә эт тоту фатирда бушлыкка һәм байлыкның юкка чыгуына китерергә мөмкин, ә менә ишегалды булганда, санитария кагыйдәләрен үтәп, аны сакчы сыйфатында тотарга ярый. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, фатирда мәче асрау ярамаган гамәл түгел.

Моннан тыш, баш мөфти йорт хайваннары турында кайгыртуның балаларда киң күңеллелек, шәфкатьлелек һәм әйләнә-тирә дөньяга карата миһербанлы мөнәсәбәт тәрбияләүдә зур әһәмияте булуын ассызыклады.


Нет комментариев