Районда каз өмәләре башлана
Җәмгыять

Районда каз өмәләре башлана

Көз җитүгә, традицион каз өмәләре старт ала. Дөрес, күпләр көннәр суытканын, кар төшкәнен көтәләр. Бу чара бары тик каз ите әзерләү генә түгел, ә якыннар, туганнар, дуслар белән бергә җыелып, күңелле аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә.

Бергәләп эшләгәндә, эш тизрәк бара, ә сөйләшүләр, истәлекләр уртаклашу күңелгә җылылык өсти.
Каз өмәсе – безнең әби-бабалардан калган матур гореф-гадәт, милли мирас. Аны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру – безнең бурыч.
Куҗак авылында яшәүче Вәсилә Сәлемгәрәева үзенең яшь чактагы каз өмәләрен искә алды, мендәр тутыру йоласын барлады.
Өмәләрегез уңышлы, казларыгыз тәмле булсын, дуслар!


Нет комментариев