Татарстанда көндез +14 градуска кадәр җылытачак
Һава торышы

Татарстанда көндез +14 градуска кадәр җылытачак

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы, явым-төшемсез һава торышы саклана.

Синоптиклар белдерүенчә, төньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4–9 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..-4 градуска кадәр төшсә, көндез ул сизелерлек җылынып, республика буенча +9..+14 градус тәшкил итәчәк.
Сарман районында да явым-төшем көтелми, көндез термометр баганалары +11..+14 градус тирәсендә күрсәтер дип көтелә.


Нет комментариев