«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ел саен 18 меңгә якын кеше инсульт билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш ангионеврологы Марат Сәйхунов матбугат конференциясендә белдерде.
Табиб сүзләренчә, Бөтенроссия күләмендә ел саен баш миендә кан әйләнеше кискен бозылуның 500 меңнән артык яңа очрагы теркәлә. Шул ук вакытта белгеч хәзерге динамикада инсультлар санының артуга таба баруы күзәтелмәвен ассызыклады.
Нет комментариев