САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

22 майга һава торышы һәм ай календаре

.

22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, шулай ук көндез дә кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +7..+12 градус фаразлана. 

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Реклама

Нәрсәдер утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткчларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә, кайбер үсентеләргә карата үсеп китсен өчен махсус чаралар күрергә була. Шулай ук тирес кертергә мөмкин, чәчәкләрне ашларга ярый. Газонны тәртипкә китерергә киңәш ителә. Туфракны, агачларны корткычларга каршы эшкәртергә һәм чүпләрне утарга була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/22-maiga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5853183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X