САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Сарман” газетасы турында шигырь язу конкурсыбызның беренче катнашучысы - Вәсимә Хәйруллина

.

Үзеңнеке үз инде
Гәҗит белән дөнья тулган,
Бар “сарысы”, “карасы”.
Бар “гасырлар” кичкәннәре,
Бар сабыйдай яңасы.
Ә безнең үз гәҗитебез -
Районыбыз кордашы.
Ничә буын райондашның
Замандашы, чордашы.
Аның исемнәре шактый,
Вакыт бик еш үзгәрткән,
Ә җисеме шул ук калган,
Шуңа халык үз иткән.
90 яшенә җитсә дә,
Егетләрдәй егәрле.
Аксакаллардай акыллы,
Үткен телле, һөнәрле.
Өйрәтте безне сөяргә
Милләтне, туган телне.
Кадерен белеп яшәргә,
Яратып туган илне.
Күпме шагыйрь-язучыга
Каләмнәрен чарлаткан.
Иҗатчыга юллар ачкан,
Хатирәләр яңарткан.
Яңа пешкән ипи кебек,
Хәбәрләре өр-яңа.
Авыл хуҗалыгында ул
Бар тармакта юл яра.
“Югары уңыш өчен”ме,
“Комбайн”мы, “Сарман”мы –
Җиткерә укучысына
Рухи көч һәм дәрманны.
Нәрсәләр генә дисәң дә,
Һаман да бер сүз инде:
Гәҗитләр күп, ә “Сарман” – бер,
Үзеңнеке үз инде.
Вәсимә Хәйруллина, Чураш авылы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X