Минем дәү бабам Вагыйзов Габсалих Вагыйз улы, 1925 елның 13 маенда Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. 1943 елда сугышка алына. Кенигсбергка шәһәренә кадәр барып җитә. Ул зенитчы пулеметчы була. Бер тапкыр яралана, шуңа да карамастан, Җиңү көненә хәтле сугышта була. 1950 нче елда исән- сау әйләнеп кайта, бик күп орден, медальләр белән бүләкләнә.