САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Игезәк парым – ярты җаным» бәйгебезнең беренче катнашучылары билгеле булды. Колмәт авылыннан Рәзилә һәм Ризван Бәдертдиновлар

Майның соңгы якшәмбесендә Халыкара игезәкләр көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан без «Игезәк парым – ярты җаным» дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек.
Беренче катнашучыларыбыз да бар инде – Колмәт авылыннан Рәзилә һәм Ризван Бәдертдиновлар. Алар Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныфында белем алалар. Туган көннәре дә истәлекле датада икән үзләренең – 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, аларга 11 яшь тулган.
Рәзилә дә, Ризван да – бар яктан да уңган балалар. Егет кеше спортка мөкиббән китсә, кызны «иҗади шәхес», дип атарга була, ул җырларга ярата. Рәзилә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең йомгаклау этабында өченче урын алды. Ризван да чарада уңышлы гына чыгыш ясады.
Ә безнең бәйгедә сез дә катнаша аласыз, дуслар! Әлбәттә, игезәк туганыгыз булуы шарт. Фотоларны редакциягә алып килергә я sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк була. Җиңүче билгеләнгән бер көнне (анысын өстәмә хәбәр итәрбез) тавыш бирү юлы белән сайланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев