САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Яңа төр күрсәтмә дөнья күрде

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2024 елның 27 апрелендә дөнья күргән 1059-р санлы күрсәтмәсе белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күчергәндә, комиссион бүләкләүләрдән азат ителергә тиешле физик затлар категорияләре билгеләнде.

Күрсәтмә нигезендә 5 категория билгеләнде. Алар түбәндәгеләр: күпбалалы гаилә составына керүче 18 яшьтән өлкәнрәк затлар; пенсионерлар; инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары; һәлак булган (вафат булган) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары.
Әлеге күрсәтмә 2024 елның 1 июленнән үз көченә керә.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев