“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгына ничек язылырга?
Безнең газеталарны почтада, редакцияда һәм онлайн яздырып була.
“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына барлык почта бүлекчәләрендә дә язылырга мөмкин. Без газетаның бәясен күтәрмәдек - ул элеккечә калды. -“Сарман” газетасына 6 айга язылу – 773,76, ә “Новый Сарман”га 477 сум тора. Редакциядән, я үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салоныннан килеп алган очракта – “Сарман” газетасының бәясе – 450, “Новый Сарман”ның 400 сум була.
Газеталарга шулай ук онлайн да язылырга мөмкин: tatmedia.ru/podpiska, podpiska.pochta.ru һәм Госуслуги РТ сайтында.
2022 елның икенче яртыеллыгына “Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачагыбыз турында хәбәр иткән идек инде. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев