САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменнән өр-яңа җыр

Яшь төркеменең яңа клибы slow motion стилендә төшерелгән. Бу алым яшьләрнең һәр хәрәкәтен, уй-хыялларын һәм кичерешләрен тагын да нечкәрәк тоя алу өчен кулланылды.

Бу көннәрдә төркемнең дүртенче клибы дөнья күрде. «Сөймә, йөрәк» дип исемләнгән композициянең сүзләрен шагыйрә Зөләйха Камалова иҗат итте, композиторы — саунд-продюсер Камил Котдусов (THE KAM).

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Яңа җыр яшүсмерләрнең беренче тапкыр сөю хисе белән очрашуы хакында. Яшь, тәҗрибәсез йөрәкнең яңа хисләр ташкыныннан бәргәләнүе, борчылуы — клипның төп сюжетын билгели. Беренче мәхәббәт, яшьлек, хаталар һәм яңа тәҗрибә турындагы бу җыр һичшиксез яшь тыңлаучылар күңелендә үз урынын табачак.

Яшь төркеменең яңа клибы slow motion стилендә төшерелгән. Бу алым яшьләрнең һәр хәрәкәтен, уй-хыялларын һәм кичерешләрен тагын да нечкәрәк тоя алу өчен кулланылды.

«АЛМА» төркеменең көзге җыры моңсу лирика жанрында булуына карамастан, якты киләчәккә һәм чын мәхәббәткә өмет бирә. «АЛМА» төркеменең романтик рухтагы бу клибы, һичшиксез, үз тамашачысын табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев