Кәүҗияк укучылары укытучы-ветеранга кунакка барды
Мәгариф

Кәүҗияк укучылары укытучы-ветеранга кунакка барды

Өлкәннәр көне алдыннан «Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары бик мөһим һәм дулкынландыргыч сәфәр ясадылар. Балалар педагогик хезмәт ветераны Сәимә Әхмәт кызы Фәхрисламовада кунакта булдылар.

Кечкенә кунаклар буш кул белән килмәгән иделәр: алар яраткан укытучылары өчен үз куллары белән ясалган открыткалар, чәчәкләр һәм, иң мөһиме, үзләренең чын күңелдән елмаюларын, шат тавышларын алып килделәр. Балалар Сәимә Әхмәт кызының акыллы киңәшләрен зур кызыксыну белән тыңладылар.

«Безнең өчен бу очрашу чын мәгънәсендә игелек, шәфкатьлелек һәм өлкән буынга тирән хөрмәт дәресе булды», — дип билгеләп үтәләр очрашуны оештыручылар.

Укучылар һәм укытучылар Сәимә Әхмәт кызына аның бәяп бетергесез хезмәте, сабырлыгы һәм игелеге өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм тагын да күбрәк шундый якты, шатлыклы мизгелләр телиләр!
 

Фотография мәктәпнең «Вконтакте» төркеменнән


Нет комментариев