Бүген автомобильне ЮХИДИ бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итеп кенә түгел, ә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да теркәргә мөмкин. Моның өчен кирәкле гамәлләрне алдан электрон рәвештә башкарырга мөмкин.
Сервис ярдәмендә транспорт чарасын теркәү өчен электрон гариза бирергә, шулай ук ЮХИДИ бүлегенә бару өчен уңайлы көн һәм вакытны сайларга мөмкин. Бу алдан ук визитны планлаштырырга һәм чиратта көтү вакытын кыскартырга ярдәм итә.
Гаризаны тутырган вакытта система кертелгән мәгълүматларны автомат рәвештә тикшерә. Бу мәгълүматларны кертү барышында хаталар җибәрү ихтималын киметә. Дәүләт пошлинасын да гаризаны рәсмиләштерү барышында ук портал аша түләргә мөмкин.
Гариза җибәрелгәннән соң, кулланучы мөрәҗәгатьнең статусы турында хәбәрләр ала һәм хезмәт күрсәтү барышын күзәтә ала.
Гражданнарга уңайлы булсын өчен махсус видеоинструкция дә әзерләнгән. Анда «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша сервисны ничек кулланырга һәм автомобильне теркәү өчен гаризаны ничек рәсмиләштерергә икәнлеге адымлап күрсәтелә.
Электрон сервисны куллану гаризаны алдан әзерләргә, ЮХИДИ бүлегенә бару вакытын сайларга һәм дәүләт хезмәтенең күрсәтелү барышы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Нет комментариев