Сарманда «Татарстан кроссы» массакүләм йөгереше үтәчәк
Спорт

Сарманда «Татарстан кроссы» массакүләм йөгереше үтәчәк

2026 елның 25 сентябрендә Сармандагы «Старт» чаңгы базасында «Татарстан кроссы» традицион спорт ярышы узачак.

«Йөгерү берләштерә!» шигаре астында оештырыла торган бу чарага спортны һәм сәламәт тормыш рәвешен яратучы һәркем чакырыла.

Ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» республика проекты кысаларында үткәрелә. Оештыручылар барлык теләүчеләрне дә актив катнашырга чакыра.

Спорт бәйрәме программасы:

  • 8:00 – 9:45 — катнашучыларны җыю һәм теркәү;
  • 10:00 — катнашучылар парады;
  • 10:15 — йөгерешкә рәсми старт.

Күтәренке кәеф, көч-дәрт алырга һәм йөгерешчеләргә җан атарга бөтен гаиләгез белән килә аласыз!


Нет комментариев