Җәмгыять

Россия пенсионерларының уртача кереме артты

Россиядә пенсионерларның айлык кереме артты.

Социаль фонд мәгълүматларына сылтанып «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, 2026 елның 1 августына ил буенча эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның уртача пенсиясе 25 469 сумга җиткән, дип яза «Татар-информ».

Бу сан былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда сизелерлек югарырак: 2025 елның августында уртача пенсия суммасы 23 519 сум тәшкил иткән иде. Үсеш бер ел эчендә якынча ике мең сумны үтәп киткән.


Нет комментариев