Җәмгыять

МАКС аша күпфункцияле үзәкләргә язылучылар саны 131 меңнән арткан

Татарстанда 2026 ел башыннан бирле күпфункцияле үзәкләргә (МФЦ – многофункциональный центр) язылу өчен МАКС мессенджерындагы «Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре» рәсми чат-ботын 131 мең тапкырдан артык кулланганнар. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Әлеге уңайлы бот 2025 елның ноябендә эшли башлаган иде. Сервис кабул итүгә язылудан тыш, рәсмиләштерелүче документларның статусын да күзәтергә мөмкинлек бирә. Әгәр кулланучы мессенджерда теркәлгән булса, система аңа автомат рәвештә хәбәр җибәрә — ел башыннан бирле республика халкына шундый 1,3 миллионнан артык хәбәр килгән.

Моннан тыш, чат-бот кулланучыларга берничә файдалы функция тәкъдим итә:

  • Чиратларны тикшерү — бот конкрет филиалдагы чираттагы кешеләр санын, соңгы сәгатьтә кабул итү һәм чират көтүнең уртача вакытын күрсәтә.
  • Актуаль график — сервис Татарстандагы теләсә кайсы күпфункцияле үзәкнең (МФЦ) эш режимын, вакытлыча ябык булган яки нинди хезмәтләр буенча документлар кабул итмәгән бүлекләрне ачыклый.
  • Статусны тикшерү — кулланучылар үз эшләренең каралу стадиясен белә ала.
  • Язылуны гамәлдән чыгару — күпфункцияле үзәк филиалын һәм язылу кодын күрсәтеп, планлаштырылган визитны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Нет комментариев