Агымдагы елның 18, 19, 20 сентябрьләрендә Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узды. Анда райондашлар да зур активлык күрсәттеләр. Һәркем, беркетелгән сайлау участогына барып, үзенең тавышын бирде.
Территориаль үзәк комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык 43 сайлау участогында да сайлаулар оешкан төстә һәм хәвеф-хәтәрсез узган. Район халкының 92,22 проценты мөһим вакыйгада катнашуны гражданлык бурычы итеп кабул иткән.
Якынча нәтиҗәләр буенча, сайлауларда катнашкан халык ун партия арасында күпчелек тавышны “Бердәм Россия” сәяси партиясе өчен биргән. Сарманлыларның 79,43 проценты киләчәктә дә бердәмроссиялеләргә ышаныч белдерүләрен күрсәткәннәр. КПРФ – 6,90; “Новые люди” – 4,11; “Справедливая Россия” – 2,70; “Коммунисты России” – 2,03; ЛДПР – 1,90, “Партия пенсионеров” – 0,94; “Родина” – 0,88; “Зеленые” – 0,19; “Партия прямой демократии” 0,13 процент тавыш җыйганнар.
35 санлы Әлмәт бер мандатлы сайлау округы буенча “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителгән Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин кандидатурасын хуплап, сарманлыларның 67,38 проценты тавыш биргән.
Бу көнгә Сарман районының Саклаубаш һәм Иске Минзәләбаш бер мандатлы сайлау округлары буенча өстәмә сайлаулар да билгеләнгән иде. 1 санлы Саклаубаш сайлау округы буенча күпчелек тавышны Сабиров Альмер Рафаиз улы җыйган. 6 санлы Куҗак бер мандатлы сайлау округыннан Нурзия Ирнус кызы Шәкүрова сайланган.
Нет комментариев