Иске Имән авылында гомер итүче Хаҗиева Җәүһәрия Сабирҗан кызы яшәгән йорт авылның матур табигатьле бер почмагына урнашкан. Ул әллә каян үзенә тартып, игътибарны җәлеп итә.
Торналар оя корган кое, кошлар кунып сыйлана торган җимлек, матур бизәкләргә бай йорт йөзлекләренә сокланып, аллы-гөлле чәчәкләр аша үтеп, капка төбеннән узуга, ял урыны, чәчәкле диварлар каршы алалар. Ә өй эче музейны хәтерләтә. Андагы һәр сувенирның үз тарихы бар.
- Менә шулай яшәп ятам инде. Моңаерга, күңелсезләнергә һич тә вакыт юк. Балалар үрдәк бәбкәләре алып кайтып биргәннәр иде, шуларны карап үстердем, Аллаһка шөкер, суярлык булдылар инде. Сайлауларга да бардым. Беренче көнне үк сайлап кайттым. Чәйләр эчертеп, тәмле коймаклар белән сыйлап җибәрделәр. Әле беләзегемне салмый торам, бәлки, машина отып куярмын, - дип шаяртты җор телле ветеран.
Җәүһәрия апаның хезмәт һәм тормыш юллары, матурлыкны булдыру серләре хакында “Сарман” газетасының алдагы саннарында укырсыз, хөрмәтле дуслар.
Нет комментариев