Әлмәт белән Сарман арасында дөяләр йөрүе хакында хәбәр язгач, комментарийларда аюдан курыкканнары хакында язучылар да булды.
Хөрмәтле дуслар, аю сезне ишеткән: Сарманга кунакка килергә чыккан. Аны шушы араларда Мусабай-Заводның Сабантуй үткәрә торган мәйданында күргәннәр.
Сак булыгыз: тирә-юньдә хайваннарның төрлесен очратырга мөмкин хәзер. Урманга гөмбәгә барсагыз да, уяулыгыгызны югалтмагыз!
Фотоларны бер абунәчебез җибәрде
Нет комментариев