Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә Дәүләт Советына Юллама белән чыгыш ясый

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 28 сентябрьдә республика парламентының 23 нче утырышында җиденче чакырылыш Дәүләт Советына еллык Юлламасын тәкъдим итәчәк.

Чара С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында иртәнге сәгать 10 да башлана. Утырышның төп көн тәртибе республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы Юлламага багышлана. 

Традиция буенча вакыйганың турыдан-туры теле- һәм радиотрансляциясе оештырылачак.


Нет комментариев