Районда татлы тамыр алу дәвам итә. Һава торышы да яхшы булып, техникасы да төзек торса, механизаторлар эшләргә иренмиләр, тырышып, намуслы хезмәт куялар.
Биш көн саен эшләгәннәренә бәя биреп, бүләкләп тору тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә этәргеч бирә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, җитештерү комплексларының башкаручы идарәчесе Илшат Вәлиев чөгендерчеләр янында булдылар, соңгы бишкөнлек нәтиҗәләре буенча алдынгыларны бүләкләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Иң элек юл Карамалы янындагы басуга төште. Монда “Җәлил” агрофирмасына сезонлы эшкә Воронеждан ук килгән Николай Катасоновны бүләкләделәр. Ул, чөгендер төяүдә хезмәт куеп, бу бишкөнлектә өченче булган.
- Татарстанга беренче тапкыр килүем. Халык монда кунакчыл, ачык йөзле. Яшел Үзәндәге бер оешмада эшлим. Бу якларга иптәш егетем белән килдек. Аны Зәй районына билгеләделәр, мине эшкә монда җибәрделәр, - диде ул.
Агрономнар арасында беренчелекне алган Рөстәм Минһаҗев та бүләкләнде. Ә агроном Гөлнара Гарифуллинага узган бишкөнлек өчен бүләген тапшырдылар.
Тарлау, Алан басуларына “Сарман” агрофирмасы алдынгыларын бүләкләргә тукталдык. Чөгендер алучылар арасында беренче булган Фәрхәт Салихов, төягечләрдә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Руслан Әһелтдинов, икенче урынны алган агроном Рамил Маликов акчалата бүләккә ия булдылар.
Сөлек басуында “Нөркәй”леләр эшлиләр иде. Әтиле-уллы Миңнәхмәтовларның бу юлы укучысы остазын узган иде. Раил – икенче, әтисе Руслан Марсель улы өченче урын өчен бүләк алды. Төягечләрдә эшләүче Рамил Салиховны – икенче, агрономнары Илшат Зариповны өченче урын өчен бүләкләделәр.
Нет комментариев